Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту буенча эшләр дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 14 нче апреленә 1324 км яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 2218 км булганнары карап чыгылган. Эшләрне республиканың Буа, Болгар, Кәләй һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тәмамлаган.
Шулай ук хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру эшләре дә алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим быелның 10 нчы апреленнән башланып китте.