«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы кысаларында эшләр башкаруга әзерләнәләр.
Аерым алганда, урман утыртмаларының характеристикасын бәяләү максатында натураль тикшерүләр үткәреләчәк. Эшләр вегетация чорында Зәй, Шәһәр яны һәм Бөгелмә урманчылыклары урман фонды җирләрендә 120 га мәйданда узачак. 2017-2018 елларда урманнар урнашкан җирләргә кертелгән урманнарны яңадан торгызу кишәрлекләре тикшеренү объектлары булачак.
Шулай ук ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан урман үсемлекләре үсмәгән һәм урманнарны торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау (инвентаризацияләү) буенча да Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Идел буе һәм Тәтеш урманчылыклары урман фонды җирләрендә җирне дистанцион зондлау технологияләрен кулланып эшләр башкарылачак.
Моннан тыш, 44 партия стандарт утырту материалын бәяләү һәм 232 анализ күләмендә урман үсемлекләре орлыкларының чәчү сыйфатларына тикшерү эшләрен башкару планлаштырыла. 2020 елның беренче кварталында 51 партия урман орлыгы тикшерелгән инде, бу планның 23%ын тәшкил итә.