Аксубай урман хуҗалыгында базислы урман питомнигының мәктәп бүлекчәсендә яфраклы агач токымнарының сабакларын утырту эше төгәлләнгән. «Барлыгы Гибрид-38 дигән тирәкнең 60 мең данә сабагы утыртылды, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин. – Киләсе елда алар яклагыч урман утыртмалары булдыру өчен файдаланылачак».
Хәзерге вакытта учреждениедә кәлшәләрне казып алу һәм урман культуралары утырту эшләре алып барыла. Бүгенге көндә Европа чыршысының, гади наратның, карагайның, сабаклы имәннең, иенке каенның һәм ланцетлы корычагачның 165 мең данә кәлшәсе казып алынган. «Аксубай урманчылыгының Чабаксар кишәрлегенең 91 нче кварталы территориясендә утырту эшләре уздырыла, аларга 20 кеше җәлеп ителгән», – дип өстәде Марсель Моратшин.
Урман культуралары чоры кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә 42,6 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 100 га – урман культураларын тулыландыру, 415 га – урман культураларын агротехник карау, 16 га мәйданда чокыр-сыза урман утыртмаларын утырту эшләре башкарылачак.