Татарстан Республикасы урман тармагы ветераннары: Кармаков Аркадий Ильич

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – урман хуҗалыгы тармагына 40 елдан артык гомерен багышлаган Кармаков Аркадий Ильич.

Аркадий Кармаков Балык Бистәсе районының Шумково авылында 1939 елның 1 нче маенда туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1957 елда үзенең хезмәт эшчәнлеген Әлмәт урман сәнәгате хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе вазыйфасында башлап җибәрә. 1959 елдан 1977 елга кадәрге чорда ул Кама урман сәнәгате хуҗалыгында Бөрсет урманчылыгының участок урманчысы булып эшли. Аның җитәкчелегендә өйрәнү кабинеты оештырыла, әлеге кабинетта урманнарга зыян салучы корткычларның этномологик коллекцияләре, гербарийлар, урманнарны корткычлардан һәм авырулардан яклау темасына багышланган методик һәм башка материаллар була. Биредә еш кына семинарлар уздырыла, шулай ук Пристань-Берсут мәктәбенең мәктәп урманчылыгы әгъзалары биредә еш кунак була.

1978 елның гыйнвар аенда  Аркадий Ильич бер елдан соң ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртеләчәк РСФСР Баш урман хуҗалыгы каршындагы Татар урман хуҗалыгы идарәсенең өлкән инженер-урман патологы вазыйфасына билгеләнә. 1978-79 еллардагы зәмһәрир кышта имән, өрәңге һәм башка токым агачлары бик күпләп корый, нәтиҗәдә зәгыйфьләнеп калган агачларны урман корткычлары биләп ала. Ул вакытта Министрлыкта Аркадий Кармаков җитәкчелегендә, яңа препаратларны кулланып, урманнарны корткычлардан эшкәртүнең авиация алымнары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

1982 елда Аркадий Ильич Мари политехника институтын (хәзерге вакытта – Идел буе дәүләт технологик университетын) тәмамлый, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеген ала. 1989 елда Министрлыкның дәүләт контроле һәм урманнарны саклау бүлегенең районара өлкән инспекторы вазыйфасына күчерелә, анда 1999 елның августына кадәр эшли. Аның ярдәме белән республиканың урман фонды территориясендә системалы дәүләт урман күзәтчелеге оештырыла, имәнлекләрдә урман хуҗалыгын алып баруны яхшырту буенча чаралар комплексы һ.б. эшләнә.

Фидакарь хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге өчен Аркадий Кармаков ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен», «Россия Федерациясенең дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХL ел» билгеләре һ.б. белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International