Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшен тикшерде.
Эш сәфәре башында ТР урман хуҗалыгы министры ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау районындагы III тип урман янгыннарын сүндерү станциясендә булды. Бу объектта 14 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын сүндерү инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар. Карау барышында аңлатмаларны «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин бирде.
Аннары Равил Кузюров «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе эше белән танышты. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев һәм урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров озатып йөрде.
Барыннан да элек министр Иске Казан участогында булды. Анда ул урман фонды территориясен чистарту, ликвид булмаган агачны җыештыру һәм урман культураларын утырту эшләренең барышын бәяләде. Илнур Кәшафиев, бүгенге көндә 200 мең данә стандарт утырту материалы казып алынды, 15 га мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды, дип сөйләде. План буенча агымдагы елда Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 25 га мәйданда – урманнарны торгызу, 12,6 га – урман культураларын тулыландыру, 114 га урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылачак.
Аннары Равил Кузюров Биектау һәм Столбище кишәрлекләре урманчылыкларында булды, анда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү һәм «Зәңгәр күлләр» ял итү зонасын төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлешенең барышын тикшерде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 16 нчы апрельгә Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 85 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 120 км булганнары карап чыгылган.
Министр ясаган эш сәфәренең соңгы ноктасы Матюшино участогы булды. Анда Равил Кузюров урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады.