2020 елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак. Бу көнне республиканың урман фонды территориясендә фронттан туганнары һәм якыннары янына өйләренә әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 483,7 мең үсенте утыртылачак.
Татарстан Республикасында урнашкан санитар-эпидемиологик хәлне һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын исәпкә алып, агач утырту бары тик ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән генә оештырылачак. Шулай ук COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү буенча башка чаралар да күреләчәк – акциядә катнашучылар битлекләр һәм бер тапкыр кулланыла торган бармакчалы бияләйләр кулланачак, бер-берсе белән ике арада тиешле аралык саклап, агачлар утыртачак.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.
Акция барышында Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн. кеше хөрмәтенә 27 млн. агач утыртылачак. Агымдагы елның 17 нче апреленә акциягә 7,4 мең кеше кушылган, алар 5,4 млн.үсенте утырткан. Агач утырту эшләре Кырым, Әстерхан, Белгород, Брянск, Саратов, Ростов өлкәләрендә, Ставрополь краенда, Дагестанда, Ингушетиядә, Карачай-Черкесиядә, Таҗикстанда, Непалада һ.б. шәһәрләрдә гамәлгә ашырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә һәркем катнаша ала. Шәхси йортта яки дачада яшәүче кешеләр, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән акцияне хуплап, үз участогында агач утырта ала. Шулай ук акциянең рәсми сайтында https://садпамяти2020.рф үз агачыңны интерактив картада күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
Гадәти булмаган әлеге шартларда күпләр туганнары һәм якыннары белән өйдә утыра, шуңа күрә дә балаларына Геройлар турында үзләре белгән тарихларны сөйләү өчен әти-әниләрнең вакыты күбрәк хәзер. Соңрак утыртачак агачны бергәләп рәсем итеп, кул эшләнмәсе, аппликация формасында ясагыз, акция барышында «тере агачны» киләчәктә кемгә багышлаячагыгыз турында сөйләгез һәм социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән фотолар урнаштырырга онытмагыз, дип киңәш итә чараны оештыручылар.
Моннан тыш, социаль челтәрләрдә сугыш узган туганнарыңның һәм якыннарыңның батырлыклары белән уртаклашырга мөмкин. «Мөмкинлек булган вакытта агач утыртырга җыенган геолокацияне билгеләгез һәм #СадПамятиДома хештегын куегыз. Әлеге гамәл хәзерге, гадәти булмаган шартларда да туктатып калмаячак мәрхәмәтле флешмобка әверелсен!», – ди акцияне оештыручылар.