Республика урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган урман янгыннарын сүндерү техникасы тапшырылды

2020 елның 17 апреле, җомга

Бүген Биектау авылындагы «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең урман янгыннарын сүндерү станциясе базасында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган техниканы республика урман хуҗалыкларына тапшырдылар. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә 3 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы һәм 1 данә УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы тапшырылды. Яңа техниканы Арча, Лаеш, Азнакай һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары алды.

«Без, һичшиксез, яңа машина алуга шат. Казанга якынаю сәбәпле, Шәһәр яны урманчылыгының урманнары рекреациягә бәйле йөкләнеш кичерә. Янгын куркынычы янаган чорда урманнарда безнең барлык хезмәткәрләр дә, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, әзерлектә тора. Урман фонды янында янгын чыгу турында сигнал алыну белән без әлеге урынга юл тотабыз. «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без урманнарны янгыннардан саклау нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра алачакбыз», – дип билгеләп үтте «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Алексей Александров.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан – 197,7 млн.сум, шул исәптән техника һәм җиһазлар сатып алуга 46,4 млн. сум акча юнәлдереләчәк. Урман янгыннарын сүндерү техникасыннан тыш (9 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 1 данә УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы, 2  данә югары басымлы янгын сүндерү җайланмасы) тыш урман хуҗалыгы техникасы да – 8 данә АЛП-1 агач утырту агрегаты, 8 данә КЛБ-1,7 культиваторы һәм 7 данә ПКЛ-70 сабан сатып алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International