Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Таҗетдинов Рәшит Фәлахетдин улы.
Рәшит Таҗетдинов 1948 елның 5 нче гыйнварында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туа. Ул Лубян урман хуҗалыгы техникумын (хәзерге – Лубян урман-техника көллияте) һәм Урал урман институтын (хәзерге – Урал дәүләт урман-техника университеты) тәмамлаган.
Рәшит Таҗетдинов хезмәт эшчәнлеген 1969 елда Әлмәт урман хуҗалыгында Кәләй урманчылыгы ярдәмчесе вазыйфасында башлый. 1974 елда Кама урман хуҗалыгының Шомбыт урманчылыгын җитәкли. Хезмәт сөючәнлеге, таланты һәм оештыру сәләте аркасында 1985 елда Рәшит Таҗетдиновка Кама урман хуҗалыгы баш урманчысы вазыйфасын ышанып тапшыралар. Бу вазыйфада эшләгәндә, ул урман хуҗалыгын алып баруның инновацияле ысулларын кертә, бу ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгында югары бәяләнә.
1992 елда Рәшит Таҗетдиновны урман хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр. Ул эшләгән елларда урман чималы ресурсларын, яфраклы, товарлык дәрәҗәсе түбән булган агачны куллануның нәтиҗәле ысуллары кертелә, хезмәткәрләрнең эш шартлары шактый яхшыртыла, Кама урман хуҗалыгы бистәсе территориясен төзекләндерү буенча масштаблы эш алып барыла, пекарнялар, мәктәпләр һәм башкалар төзелә.
1995-1997 елларда Рәшит Таҗетдинов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы инженер булып эшли. 1998 елда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры итеп билгеләнә, анда 12 ел эшли. Аның җитәкчелегендә учреждениенең матди-техник базасы шактый яңартыла, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча тулы күләмдә чаралар үткәрелә.
Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугры булганы өчен Рәшит Таҗетдинов ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (1987 ел), «РСФСР Дәүләт урман хуҗалыгында хезмәт итүгә ХХ ел» билгесе (1990 ел), «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» (1992 ел), «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» (2003 ел) һ.б. мактаулы исемнәргә лаек була.