Бүген Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Чара Кама урманчылыгының Кама кишәрлегендәге 9 нчы кварталда, урман фонды территориясендә оештырылды. Барлыгы 1,4 га мәйданда 5 мең гади нарат үсентесе утыртылды, әлеге эштә 14 кеше катнашты.
«Акциянең төп этабы республикада 25 нче апрельдә узачак, әмма без агачларны иртәрәк утыртырга булдык, – дип сөйләде «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов. – Килеп туган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны үз көчебез белән уздырдык һәм коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык кирәкле чараларны да күрдек».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында акция кысаларында фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче мартта башланып киткән иде һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.
Акция барышында Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн. кеше хөрмәтенә 27 млн. агач утырту планлаштырыла. Агымдагы елның 20 нче апреленә акциягә 8 меңгә якын кеше кушылган, алар 8,7 млн.үсенте утырткан. Агач утырту эшләре Кырым, Әстерхан, Белгород, Брянск, Саратов, Ростов өлкәләрендә, Ставрополь краенда, Дагестанда, Ингушетиядә, Карачай-Черкесиядә, Таҗикстанда, Непалада һ.б. шәһәрләрдә гамәлгә ашырылган.