Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген 2020 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен уздыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада акциянең оештыру комитеты, Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

Киңәшмә кысаларында гамәлдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм ил төбәкләрендә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында акцияне үткәрү, чараларны медиа ярдәмендә яктырту мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Шулай ук акцияне оештыручылар COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы көрәштә кирәкле чаралар – саклык чаралары булдыру, агач утыртканда ике-өч кешедән артмаган төркемнәрдә генә тиешле аралыкларны саклау кирәклеге турында искәртеп уздылар.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Шунысын да билгеләп үтик, Татарстан Республикасында акция кысаларында фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International