Республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 22 нче апреленә 1965 км яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 3738 км булганнары карап чыгылган. Эшләрне республиканың Азнакай, Әлки, Болгар, Буа, Кайбыч, Кәләй, Кама, Түбән Кама, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тәмамлаган.

Шулай ук хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру эшләре дә алып барыла.

Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International