«Мамадыш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш» совхозы бистәсендә агачлар утыртылды. Барлыгы 1,1 мең данә чыршы, нарат, юкә, тирәк, миләш һәм корычагач үсентесе утыртылды, бу эштә 17 кеше катнашты.
Хәзерге санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары күрелде. Акциядә катнашучылар яклагыч чаралардан киенде, ике-өч кешелек төркемнәр белән, бер-берсе арасында тиешле аралык саклап, агач утыртты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче мартта башланып киткән иде һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.