Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә. Бүген, 25 нче апрельдә, 23 урманчылыкта, шулай ук республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм торак пунктларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар истәлегенә үсентеләр утыртылган. Мәйданчыкларның берсе – Шәһәр яны урманчылыгының Биектау участогындагы 37 нче кварталы территориясе булды.
«Минемчә, «Хәтер бакчасы» – искиткеч акция. Бу – илебезнең тынычлыгы, иреге һәм бәйсезлеге өчен гомерләре белән түләгән Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу, аларның исемнәрен һәм батырлыкларын мәңгеләштерү һәм алар турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтте «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев. – Мин үз агачымны Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам Габделхак Кәшаф улы Кәшафиевка багышладым. Әти миңа аның нинди фидакарь һәм батыр кеше булуы турында еш сөйләде. Мин үз бабам белән бик горурланам».
«Мин үземнең бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Ибраһим Гали улы хөрмәтенә агач утырттым. Ул 1896 елда Казан губернасының Лаеш өязенә караган Конь авылында туа. Минем бабамны сугышка алганда аңа 45 яшь була. Ул кызыл армияче була, Көнбатыш Украина өчен барган сугышларда катнаша. 1944 елның 13 нче апрелендә Волынск өлкәсе Ковель районы Любитово авылы янында сугышта һәлак була. Бу хакта Хәтер китабында тиешле язма бар, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Мин бабам турындагы хикәятне улыма җиткерәчәкмен, ул аны балаларына сөйләр дип өметләнәм, шул рәвешле аның истәлеге мәңге яшәр. Без сугыш геройларының батырлыкларын, аларның казанышларын һәм каһарманлыкларын истә тотарга, андый сугыш кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиеш».
«Безнең волонтерлар бүген монда гына түгел, ә муниципаль районнарда да агач утыртуда катнаша. Әлбәттә, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чаралар массакүләм рәвештә үткәрелми, – дип хәбәр итте «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов. – «Хәтер бакчасы» халыкара акциясеннән тыш, хәзер без гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «Җиңү адымнары» дигән онлайн-проектны да гамәлгә ашырабыз. Аның кысаларында акциядә катнашучылар онлайн-кейслар узачак, ветераннарга хатлар язачак, «Минем тарихым» проекты белән бергә гаилә тарихын өйрәнәчәк, шулай ук яшьләргә граждани-ватанпәрвәрлек тәрбия бирү өлкәсендәге башка чараларда катнашачак».
Әлеге урында бүген 4 мең гади нарат үсентесе утыртылган. Татарстан Республикасында барган санитар-эпидемиологик хәлне һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын исәпкә алып, агач утырту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге хезмәткәрләре көче белән оештырылган. Шулай ук COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча башка чаралар да күрелгән – катнашучылар яклау чараларында булган, бер-берсеннән тиешле ераклык саклап, ике-өч кешедән дә артмаган төркемнәрдә агач утыртканнар.
Татарстан Республикасының (Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы) Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүе турында билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, Татарстан АССР гамәлдәге армиянең сугышчан резервлары чыганагы була, монда 180 меңнән артык кеше хәрби әзерлек үтә, 2 авиация һәм 7 укчылар дивизиясе, 10 аерым полк һәм батальон, илнең Хәрби-Һава көчләренең йөзләгән хәрби экипажы формалаштырыла. Сугышның барлык фронтларында 700 меңгә якын кеше катнаша, шуларның яртысы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган.
Ул вакытта Татарстан АССР хәрби техника җитештерү буенча иң мөһим төбәкләрнең берсе була. Әле кичә генә тынычлап продукция чыгарган заводлар һәм фабрикалар куркыныч корал җитештерүгә күчә. Моннан тыш, республикага илнең көнбатыш өлкәләреннән, Мәскәү һәм Ленинградтан 70тән артык завод һәм фабрика, 34 фәнни-тикшеренү институты, шулай ук СССР Язучылар берлеге эвакуацияләнә.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Татарстан Республикасында акция кысаларында 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, фронттан өйләренә кайтмаган туганнары һәм якыннары хөрмәтенә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак. Агымдагы елның 25 нче апреленә республикада 403 мең үсенте утыртылган.
Әйтергә кирәк, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә һәркем катнаша ала. Шәхси йортта яки дачада яшәүче кешеләр, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән акцияне хуплап, үз участогында агач утырта ала. Шулай ук акциянең рәсми сайтында https://садпамяти2020.рф үз агачыңны интерактив картада күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
Моннан тыш, теләге булган һәркем игелекле флешмобның бер өлешенә әверелә ала. Өйдә утырган килеш, уртак дәрес уздырып, балаларыгызга үз геройларыбыз турында сөйләгез. Бергәләшеп агач рәсеме ясагыз, соңрак сез аны һичшиксез утыртырсыз, кул эшләнәсе, аппликация ясагыз, «тере агач»ны киләчәктә кемгә багышлаячагыгыз турында сөйләгез, йә булмаса алар турында белгәннәрегез белән бүлешегез, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән фото чыгарырга онытмагыз.