2020 елда Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агачлар утыртылачак, скверлар һәм аллеялар булдырылачак. Барлыгы 246 га мәйданда урман культуралары утырту планлаштырыла. Болар – чыршы, нарат, карагай, миләш һәм юкә үсентеләре.
Агач утырту муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләре көче белән оештырылачак. Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү буенча чаралар күреләчәк – акциядә катнашучылар битлекләр һәм бармакчалы бияләйләр кулланачак, бер-берсе белән ике арада тиешле аралык саклап, агачлар утыртачак.
Исегезгә төшерик, 2019 елның көзендә республика районнарында 43 га мәйданда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле агачлар утыртылды.