Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – Октябрь урман сәнәгате хуҗалыгында (хәзерге Нурлат урман хуҗалыгы) 36 ел эшләгән Амуков Владимир Федорович.
Владимир Амуков 1948 елның 20 нче февралендә Нурлат районының Яңа Тумба авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хезмәт юлын 1967 елда Октябрь урман сәнәгате хуҗалыгында техник-урманчы вазыйфасында башлап җибәргән. Ике елдан соң яшь белгеч Мамык урманчылыгының урманчы ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1970 елда Октябрь урман сәнәгате хуҗалыгы юлламасы буенча Владимир Амуков М.Горький исемендәге Мари политехника институтына укырга керә. 1975 елда аңа Тумба урманчылыгының участок урманчысы вазыйфасын ышанып тапшыралар.
Владимир Амуков Тумба урманчылыгында 2003 елга кадәр эшли. Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугры булганы өчен ул «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен», «Россия Федерациясе дәүләт урман сагында хезмәт итүгә XX ел» билгеләре һ.б. белән бүләкләнә.