Татарстанда язгы урман культуралары сезоны дәвам итә

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 28 нче апреленә урманнарны торгызу эшләре 1024 га мәйданда башкарылган, шул исәптән урман культураларын утырту – 993 га, урманнарны калынайту – 31 га.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

Шуның белән берлектә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка эшләр дә башкарыла. Шулай итеп,  766 га яр-сыза тирәләрендә урман үсемлекләре утыртылган, 946 гектарда урман культуралары эстәп утыртылган, урман питомникларында орлык чәчү эшләре 1,61 га мәйданда башкарылган.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International