Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 29 нчы апреленә 2337 км яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 4237 км булганнары карап чыгылган. Республиканың Азнакай, Әлки, Баулы, Болгар, Буа, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре эшләрне төгәлләгән.
Шулай ук хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру эшләре дә алып барыла.
Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды.