2020 елда Татарстанда өч урманчылык территориясендә урман корылышы буенча эшләр башкарылачак

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Шәһәр яны, Зеленодольск һәм Кайбыч урманчылыклары территориясендә 81 мең гектардан артык мәйданда урман корылышы буенча кыр һәм камераль эшләр башкарылачак. Урман корылышы барышында урман утыртмаларының торышына бәя биреләчәк, шулай ук урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексы эшләнәчәк.

Шуның белән берлектә, быел Лубян урманчылыгы территориясендә урман корылышы буенча әзерлек эшләре дә үткәреләчәк. 

Урман корылышы – урманнардан рациональ файдалануга, продуктлылыкны арттыруга, яңадан җитештерүгә, саклауга һәм яклауга, урман хуҗалыгын алып бару культурасын күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт чаралары системасын эшләүне тәэмин итә торган махсус урман хуҗалыгы эшчәнлеге төре. Урман корылышы эшләренең тулы циклы, кагыйдә буларак, 2 ел дәвам итә һәм өч − әзерлек, кыр, камераль чорлардан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International