«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ, «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәге хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Агач утырту эшләре Зеленодольск урманчылыгының Әйшә кишәрлегенең 63 нче кварталында узган. Әлеге урында барлыгы 3,9 мең гади нарат үсентесе утыртылган.
Хәзерге санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары күрелгән. Акциядә катнашучылар саклагыч чаралардан киенгән, ике-өч кешелек төркемнәр белән, бер-берсе арасында тиешле аралык саклап, агач утырткан.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Татарстан Республикасында акция кысаларында 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, фронттан өйләренә кайтмаган туганнары һәм якыннары хөрмәтенә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак. Агымдагы елның 29 нчы апреленә республикада 409,3 мең үсенте утыртылган.