Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә алдагы чорга бурычлар билгеләнде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул урманнарны торгызу, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм республиканың урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. 

Аерым алганда, Илгизәр Зарипов быел язгы урман культуралары сезоны 9 нчы апрельдә (2019 елга караганда 11 көнгә алданрак) башлануын искә төшерде. Агымдагы елның 30 нчы апреленә урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 1226 га мәйданда башкарылган (планның 53%). Әлки, Болгар, Лаеш, Нурлат, Шәһәр яны, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре урман культуралары утырту эшләрен төгәлләгән. «Азнакай, Арча, Биләр, Зәй, Кайбыч, Мамадыш һәм Минзәлә урманчылыкларында бу юнәлештәге эшне көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары. – Исегезгә төшерәм, чараларның төп күләме 15 нче майга кадәр тәмамланырга тиеш».

«Шулай ук урманнарда, бигрәк тә киләчәк бәйрәм көннәрендә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтүегез турында  сорыйм, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Бу урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә дә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшләренә дә кагыла». 

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул, май-август айларына «Авиалесохрана» ФБУ әзерләгән урманнарда янгын куркынычының якынча фаразына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә агымдагы елның август аенда урман янгыннары барлыкка килү хәтәре бар, дип тә өстәде. «Сез урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор дәвамында һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш. Урманнарда янгын чыгуга юл куймау – безнең уртак бурыч», – диде Равил Кузюров, урманчыларга мөрәҗәгать итеп. 

Шулай ук министр урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау һәм Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын гамәлгә кертүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International