Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә. Бүген Казандагы Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утыртылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Азат Идрисов һ.б. катнашты.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан барлыгы 75 агач утыртылды. Архитекторлар һәм төзекләндерү комитеты белән килешенеп, юкә һәм тал үсентеләре сайланган. Үсеш шартларын исәпкә алып, бу агачлар биредә үзләрен яхшы хис итәчәк. 6-7 елдан соң алар 10 метр биеклеккә ирешер һәм Җиңү паркының бизәге булыр дип өметләнәм, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Гомумән Татарстан буенча «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында бүгенге көндә 410 мең төп үсенте утыртылды. Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агач утырту Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык кирәкле чараларны күреп үткәрелә».
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Татарстан Республикасында акция кысаларында 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, фронттан өйләренә кайтмаган туганнары һәм якыннары хөрмәтенә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак.
Әйтергә кирәк, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә һәркем катнаша ала. Шәхси йортта яки дачада яшәүче кешеләр, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән акцияне хуплап, үз участогында агач утырта ала. Шулай ук акциянең рәсми сайтында https://садпамяти2020.рф үз агачыңны интерактив картада күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
Моннан тыш, теләге булган һәркем игелекле флешмобның бер өлешенә әверелә ала. Өйдә утырган килеш, уртак дәрес уздырып, балаларыгызга үз геройларыбыз турында сөйләгез. Бергәләшеп агач рәсеме ясагыз, соңрак сез аны һичшиксез утыртырсыз, кул эшләнәсе, аппликация ясагыз, «тере агач»ны киләчәктә кемгә багышлаячагыгыз турында сөйләгез, йә булмаса алар турында белгәннәрегез белән бүлешегез, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән фото чыгарырга онытмагыз.