ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә триплоидлы үсакның in vitro клоннары үрчетелә. «Без бу эшне узган елдан бирле дәвам итәбез. Билгеле булганча, триплоидлы усакның, гадәтиеннән аермалы буларак, гөмбә авыруларына чыдмалылык дәрәҗәсе югары, – дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов. – Моннан тыш, ул тиз үсә һәм үсү шартларына азрак бәйләнгән».
In vitro лабораториясендә алынган триплоидлы усак клоннарын Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә утырту планлаштырыла. Быел, әйтик, якынча 10 мең in vitro клоны утыртылачак.