Татарстандагы урман питомникларында орлык чәчү эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 нчы маена мондый эшләр 4 га мәйданда башкарылган. Планлаштырылган эш күләмен Биләр һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тулысынча башкарып чыккан. Быел питомникларда барлыгы 20,8 га мәйданда орлык чәчү планлаштырыла.
Республиканың кайбер урманчылыкларында теплицаларда утырту материалы үстерәләр. «Бездә 2 теплица бар, кичә аларның берсендә нарат орлыгы чәчтек, – дип сөйләде «Исләйтар урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов. – Бу ысул кәлшәләрне үстерү вакытын ике тапкырга киметү мөмкинлеген бирә, шулай ук икътисадый күзлектән дә отышлы – без минималь хезмәт куеп, азрак мәйданга утыртып, күбрәк утырту материалы алабыз».