«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылган. Балалар үз участокларында агач утырткан һәм аларны акциянең https://садпамяти2020.рф рәсми сайтында интерактив картага төшергән.

«Минемчә, «Хәтер бакчасы» – искиткеч акция. Бу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр геройның батырлыгын мәңгеләштерү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгында катнашучы Ильяс Галимов.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

Татарстан Республикасында акция кысаларында 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, фронттан өйләренә кайтмаган туганнары һәм якыннары хөрмәтенә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак. Агымдагы елның 7 нче маена республикада 415 мең үсенте утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International