Министрлык хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен – тармак ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Елдан-ел Җиңү көне уңаеннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен – урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлый. Бу ел да искәрмә түгел – бүген белгечләр ветераннарның өйләренә барып, аларга бүләкләр тапшырды.

Ветераннар, үз чиратында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына даими игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Бөек Ватан сугышы (1941 елның 22 нче июне – 1945 елның 9 нчы мае) Россия дәүләте тарихында иң канкойгыч вакыйга була. Ул миллионлаган совет гражданнарының – сугышчыларның да, тыныч халыкның да гомерен алып киткән һәм һәр кешенең күңелендә онытылмас эз калдырган.

2020 елның 9 нчы маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Тарихи хәтерне саклау һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясе Президентының 08.07.2019 №327 указы нигезендә 2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Хәтер һәм дан елындагы төп чараларның берсе – «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе, ул агымдагы елның 18 нче мартында башланган иде. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International