Минзәлә урманчылыгы белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

2020 елның 8 мае, җомга

«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Белгечләр ветераннар янына барып, аларга бүләкләр тапшырды.

2020 елның 9 нчы маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Тарихи хәтерне саклау һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясе Президентының 08.07.2019 №327 указы нигезендә 2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүгә, яшьләргә хәрби-ватанпәрвәрлек һәм граждани тәрбия бирүгә юнәлтелгән төрле конкурслар, акцияләр, лекцияләр һәм башка чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International