Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм!
Җиңү көне, һичшиксез, иң мөһим, бөтенхалык өчен иң яраткан, кайгылы, әмма шул ук вакытта бик якты бәйрәм. Бу бөек көн – канкойгыч сугыш кырларында батырларча көрәшкән һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган, Җиңүне якынайткан кешеләрнең җуелмаслык ихтыяры, батырлыгы, аяусызлыгы һәм ныклыгы турында мәңгелек искәртү. Моннан 75 ел элек соңгы мәртәбә корал тавышлары яңгыраган. Сезнең буынга авыр сугыш чорын гына түгел, сугыштан соңгы, дәүләтне торгызуга бәйле катлаулы елларны да бар кыенлыклары белән үз җилкәләрегездә кичерергә туры килгән. Сез бу сынауларны намус белән үткәнсез, Ватаныбызга карата зур мәхәббәт, ныклык һәм рух көрлегенә өлге булып торасыз.
Ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя бара, безнең рәхмәт хисләре исә ныгый гына. Сугыш геройлары турындагы истәлекләрне саклау, бу хакта буыннан-буынга тапшыру – безнең изге бурыч.
Бөек Җиңү өчен фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итү максатында урман хуҗалыгы тармагында эшләгән, агач һәм утын, чаңгы-чана кирәк-яраклары, миналар өчен тартмалар, көрәк саплары һәм башка кирәкле продукцияне әзерләүдә зур хезмәт куйган урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә тирән хөрмәт хисләрен белдерәбез.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Сезнең батырлык Ватаныбыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган. Сезнең алда баш иябез һәм илебез хакына эшләгән батырлыкларыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Чын күңелдән нык сәламәтлек, шатлык һәм иминлек, озын һәм тыныч гомер телим Сезгә! Сезгә һәм балаларыгызга бәхет насыйп булсын! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров