ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, сайланма рәвештә зарарлы организмнар популяциясен күзәтә башлаган

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, феромонлы тозаклардан файдаланып, сайланма рәвештә зарарлы организмнар популяциясен күзәтә башлаган.

Феромонлы тозаклар Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә гомуми озынлыгы 7 км булган өч маршрутта урнаштырылган. Маршрутлар алдан сайлап алынган һәм зәгыйфь урман кишәрлекләрендә, кайры ашаучы типограф корткычлары өстен күргән шартларга туры китереп – 50-60 еллык һәм аннан өлкәнрәк,  бонитетның I-II классына караган, уртача дәрәҗәдә тонык һәм дымлы чыршы агачлары арасында урнаштырылган.

Урманда феромонлы тозаклар яз көне, җәй башланөрга 1-1, 5 атна кала эленә һәм җәй тәмамланганнан соң бер атна узгач алына. Аларны җирдән 1,3-1,5 метр биеклектәге корыган агач ботакларына урнаштыралар. Феромонлы тозакларга җәлеп итә торган матдә – феромон белән тәэмин ителгән диспенсерлар урнаштырыла. Диспенсерлар феромон компонентларын бүлеп чыгара, алар һава хәрәкәте белән тирә-якка тарала. 

Кайры белән тукланучы типограф корткычларын күзәтү нәтиҗәләре урман патологиясе торышын бәяләү, урманнарның популяциясе үсешен һәм зыян күрү куркынычын фаразлау һәм урманны саклау чаралары турында күрсәтмәләр эшләү өчен файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International