Татарстанда 2163 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 12 нче маена урманнарны торгызу эшләре 2163 га мәйданда башкарылган, шул исәптән урман культуралары утырту – 2066 га, урманнарны үрчетү – 97 га.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

Шуның белән берлектә, Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелә. Әйтик, 1554 га яр-сыза тирәләрендә урман үсемлекләре утыртылган, 2225 гектарда урман культуралары эстәп утыртылган, урман питомникларында орлык чәчү эшләре 13,9 га мәйданда башкарылган.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International