Республикада урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыклары хезмәткәрләре янгынга каршы минераллаштырылган полосалар сузу һәм булганнарын яңарту эшләрен төгәлләде. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган чаралар комплексы кысаларында барлыгы 2607,2 км яңа полоса булдырылган һәм гамәлдәге 5323,9 км полоса карап чыгылган.

Хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан янгынга каршы билгеләнешле юллар төзү һәм үзгәртеп кору, урманнарга килгән гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру эшләре алып барыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 13 нче маена гомуми озынлыгы 15 км булган янгынга каршы юллар төзелгән, аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылган.

Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International