КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында студентларның белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыруга аерым игътибар бирелә

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укучыларның белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыруга аерым игътибар бирелә. Әйтик, кичә, 13 нче майда, урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары, студентлар – чыгарылыш сыйныф укучылары белән берлектә, факультет теплицасында гади нарат һәм Европа чыршы орлыклары чәчелгән. Чәчү өчен «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре әзерләгән орлыклар файдаланылган. 

Практик дәрес барышында орлык материалларын әзерләү, эшкәртү, саклау, урман культуралары орлыкларын стратификацияләү һәм чәчү үзенчәлекләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International