Урман тармагы ветераннары: Солтанов Феликс Хәмит улы

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – 45 ел гомерен урман хуҗалыгына багышланган Солтанов Феликс Хәмит улы.

Феликс Солтанов 1947 елның 9 нчы маенда Тукай районының Теләнче-Тамак авылында туа. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хезмәт юлын 1965 елда Куйбышев урман хуҗалыгының (хәзерге Болгар урман хуҗалыгы) Базарлы Матак урманчылыгы ярдәмчесе вазыйфасында башлап җибәрә. Ике елдан соң яшь белгеч Базарлы Матак урманчылыгы урманчысы вазыйфасына билгеләнә, ә 1970 елда аңа Куйбышев урман хуҗалыгының баш урманчысы вазыйфасын ышанып тапшыралар.

1982 елда Феликс Солтановны Куйбышев урман хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларның һәм питомник хуҗалыгы эшенең нәтиҗәлелеге шактый арттырыла.

1987 елда Феликс Хәмит улы – Әгерҗе урман хуҗалыгын, 1993 елда Алабуга урман хуҗалыгын җитәкли. 2007 елдан 2010 елга кадәр Минзәлә урманчылыгында җитәкче-урманчы булып эшли. Феликс Солтанов кайда гына эшләсә дә, урман утыртмаларының токым составын яхшыртуга, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән саклауга, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирә.

Фидакарь хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге өчен Феликс Хәмит улы ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен», «Россия Федерациясенең дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХL ел» билгеләре, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы һ.б. белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта урман тармагы ветераны Минзәлә шәһәрендә туганнары һәм якыннары белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International