«Саф җил», «Урманның яшь дуслары», «Бәрендеево патшалыгы», «Бригантина», «Ямьле урман» һәм «ШкоЛес» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Балалар үз участокларында агач утырткан һәм аларны акциянең https://садпамяти2020.рф рәсми сайтында интерактив картага төшергән. Татарстан Республикасының Алабуга, Тукай һәм Менделеевск муниципаль районнарыннан 137 укучы шәхси сертификатлар алган. Әлеге мәктәп урманчылыкларының кураторы – «Алабуга урманчылыгы» ДКУ.
«Минем фикеремчә, «Хәтер бакчасы» – бик мөһим акция, – дип сөйләде Яр Чаллы шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Алисә Толмачева. – Мин бабам – Чигин Михаил Иванович хөрмәтенә агач утырттым. Ул Тукай районының Бәтке авылында туа һәм Кызыл Армия сафларына алынганда аңа 20 яшь булган».
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.