ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында эшләргә керешкән

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре, урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү максатында, урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында эшләргә керешкән. План-график нигезендә Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 18,4 га мәйданда табигый тикшерүләр үткәрелгән. Хәзерге вакытта учреждение белгечләре тарафыннан кыр материалларына камераль эшкәртү уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, быел, урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү максатында, барлыгы 120 га мәйданда натураль тикшерүләр башкарылачак. 2017-2018 елларда урманнар урнашкан җирләргә кертелгән, атап әйткәндә, урман культуралары, катнаш урман торгызу объектлары, табигый урман торгызуга ярдәм итү участоклары, шулай ук табигый үсеш процесслары узган җир участоклары тикшеренү объектлары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International