«Лаеш урманчылыгы» ДКУ, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре һәм Егорьево авыл җирлеге вәкилләре Лаеш муниципаль районының Бима авылы янындагы Лаеш участогының 115 кварталындагы 16 нчы бүлемтекнең урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетергән. Алар көче белән барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Мондый чүплекләр экологияне начарайта гына түгел, ә янгын чыгу ихтималы белән дә куркыныч тудыра, – ди Лаеш урманчылыгының җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков. – Без даими рәвештә урман фонды территориясен тикшереп торабыз һәм, кызганыч, рөхсәтсез калдык ташлау фактлары теркәлеп тора. Быел, мәсәлән, урманчылык территориясеннән 35 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».