Татарстан Республикасында 2020 елның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 2254,8 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән урман культураларын утырту – 2152,2 га, урман үрчетү – 102,6 га.
Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шулай ук ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм 30,9 млн. данә стандарт утырту материалы үстерү дә планлаштырыла.
Шуның белән берлектә, Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган. Әйтик, 1934 га мәйданда яклагыч урман үсентеләре утыртылган (яр-сыза утыртмалары – 1895 га, кыр саклый торган утыртмалар – 39 га), урман культураларын эстәп утырту – 2578 га, урман питомникларында 18 га мәйданда орлык чәчү эшләре башкарылган.
Җәйге һәм көзге чорда урманнарны табигый торгызу, катнаш урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, аунак агачлардан арындыру һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисүләр уздыру, төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм киләсе ел культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.