Татарстан Республикасы урман хуҗалыклары хезмәткәрләре яшь үсемлекләрне карау эшенә керешкән. «Тоныкландыру һәм чистарту – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үсентеләрнең токым составын һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту өчен үткәрелә торган мөһим урман хуҗалыгы чаралары», – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Чернов.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә яшь үсемлекләрне карау максатында 100 га мәйданда агачлар киселгән. Кәләй, Чирмешән һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары белгечләре югары темпта эшли. 2020 елда Татарстанда барлыгы 2801 га мәйданда шундый эшләр башкарылыр, дип планлаштырыла.