Урман тармагы ветераннары: Шакиров Рафил Нуретдин улы

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – 38 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлаган Шакиров Рафил Нуретдин улы.

Рафил Шакиров 1944 елның 2 нче июлендә Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында туа. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, ул хезмәт юлын 1964 елда Әгерҗе урман хуҗалыгы урманчылыгының Девятернә участок урманчылыгындагы техника-урманчы вазыйфасында башлый. 1966-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт тәмамланганнан соң Рафил Шакиров Әгерҗе участогы урманчысы ярдәмчесе булып эшли, 1977 елның апрелендә аны Әгерҗе урман хуҗалыгының баш урманчысы итеп билгелиләр.

1981 елның февраленнән 1993 елның маена кадәр Рафил Шакиров Удмуртия Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Сарапул урман хуҗалыгының баш урманчысы булып эшли. 1993 елның июнендә кече ватанга әйләнеп кайта һәм 2004 елга кадәр баш урманчы булып эшли.

Югары профессионализмы, сайлаган һөнәренә тугрылыгы һәм озак еллар фидакарь хезмәте өчен Рафил Нуретдин улы ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале, «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» һәм «СССР Дәүләт урман сагындагы хезмәт итүгә XX ел» билгеләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International