22 май – Халыкара биологик төрлелек көне

2020 елның 22 мае, җомга

2001 елдан башлап, ел саен, 22 нче майда Халыкара биологик төрлелек көне (International Day for Biological Diversity) билгеләп үтелә.

Бәйрәм 1995 елда БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан махсус резолюциядә (№ A/RES/49/119) 1994 елда үткәрелгән Биологик төрлелек конвенциясе яклары конференциясе күрсәтмәсе нигезендә игълан ителә.

Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы – Җирдә күп кенә флора һәм фауна вәкилләренең юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.

Бөтендөнья табигатьне саклау берлеге биологик төрлелекне югалтуга китерүче җиде төп факторны аерып чыгара. Бу – табигый мохитне югалту һәм фрагментацияләү, инвазив төрләр ягыннан көндәшлек, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, глобаль климат үзгәрешләре, чүллеккә әйләнү, халыкның артуы һәм ресурслардан чиктән тыш күп файдалану, табигый ресурсларны дөрес кулланмау. Әлеге факторларның күбесе кеше эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора.

Планетабызда тормыш төрлелеген саклау өчен көрәш алымнарының берсе булып сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау, шулай ук табигатькә сакчыл караш тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International