«Ускользающий мир» мәгълүмат проекты тыюлыклы Россиянең фәнни ачышлары турында сөйләячәк

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Россия Табигать министрлыгының Росзаповедцентр инициативасы белән фәнни-популяр «Наука и жизнь» журналы сайтында «Ускользающий мир» мәгълүмат проекты эшли башлаган.

Әлеге проект кысаларында сайтның аерым битендә  (www.nkj.ru/special/mir) даими рәвештә «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты яңалыкларын киң аудиториягә җиткерү өчен мәгълүмат материаллары биреп барыла. Проект авторлары үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыга торган төрләрен саклау һәм торгызу максатларында федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә алып барылган фәнни эшчәнлеккә аерым игътибар бирә.

«Махсус проектның максаты – Россия тыюлык фәненең абруен күтәрү. Россия Федерациясенең махсус сакланыла торган табигый территориясендә гамәлгә ашырылган күп кенә фәнни тикшеренүләр дөньяның бер генә илендә дә алып барылмый. Без ватандашларыбызга тыюлык территорияләрендә нинди уникаль һәм кызыклы эш алып барылуы турында сөйләргә һәм күрсәтергә, аларны кызыксындырырга телибез», – дип аңлата Россия Табигать министрлыгының Росзаповедцентр директоры вазыйфаларын башкаручы Евгений Ступников.

Махсус проектны оештыручылар планында – алдынгы фәнни хезмәткәрләр белән эксклюзив әңгәмә, илнең тыюлыкларыннан һәм милли паркларыннан репортажлар һәм туры эфирлар.

Исегезгә төшерәбез, «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты биотөрлелекне саклау максатларында, шул исәптән, кимендә 24 яңа махсус сакланыла торган табигый территория булдыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла. Чаралар коры һәм диңгез экосистемаларын саклау буенча системалы чараларны күздә тота.

 

Россия Табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International