Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров видеоконференция режимында Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең башлангыч йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин рәислегендә узды.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
«Татарстан Республикасының табигать-климат шартларын исәпкә алып, барлык утырту эшләрен 20 нче майга кадәр төгәлләү планлаштырылган иде. Әмма барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл аркасында акцияне кайбер участокларда үткәрү соңрак вакытка күчерелде, – дип сөйләде Равил Кузюров. – Гомумән алганда, акция кысаларында фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 480 меңнән артык үсенте утырту планлаштырылган иде».
Министр сүзләренә караганда, агымдагы елның 25 нче маена Татарстанда – 505 мең агач, шул исәптән урман фонды территориясендә – 399 мең агач һәм муниципаль районнар территориясендә 106 мең үсенте утыртылган. Урман фонды җирләрендәге чаралар 25 апрельдә барлык урманчылыкларда да оештырылган. Буа (1 участокта 45 мең данә үсенте утыртылган), Лаеш (1 участокта 26 мең данә үсенте утыртылган) һәм Арча (1 участокта 24,1 мең данә үсенте утыртылган) урманчылыкларында акция аеруча киң колач белән узган.
Шулай ук акция Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да узган. Питрәч, Буа, Әгерҗе һәм Тукай районнарында чаралар үткәрүгә җаваплы караганнар. Акция муниципаль берәмлекләр администрацияләре, авыл җирлекләре һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көче белән оештырылган.
Акциянең төп чарасы Казан шәһәренең Җиңү паркында агачлар утыртудан гыйбарәт булган. Агач утыртуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Азат Идрисов һ.б. катнашкан. Акция барышында гомуми саны 75 данә тал һәм юкә кебек агачлар утыртылган.
«Чараларны үткәргәндә COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык кирәкле чаралар күрелде – катнашучылар саклану чараларыннан киенде, ике-өч кешедән артмаган төркемнәрдә, бер-берсеннән кирәкле аралыкны саклап, агачлар утыртты, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Шулай ук акциягә мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар да кушылды, алар үз территорияләрендә агачлар утыртты һәм социаль челтәрләрдә фотолар куйды. Барлыгы 137 укучы индивидуаль сертификатлар алды».
Докладны тыңлап, Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Татарстан Республикасы табигатьне саклау акцияләрен үткәрү буенча гына түгел, ә тулаем урманнарны торгызу һәм үрчетү күрсәткечләре буенча да, лидер төбәкләр рәтендә, диде ул.