ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аунак агач җыю кагыйдәләре турында искәртә

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 18.04.2018 ел, № 77-ФЗ федераль закон нигезендә 2019 елның 1 нче гыйнварыннан башлап гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачны ирекле тәртиптә җыя ала.

«Аунак агач» термины белән көчле җил, давыл-буран яки кирәгеннән артык яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман-диләнке эшләрен уздырган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яки агач кәүсәләре билгеләнә. Аунак агач булмаган чыганакка тиңләштерелә, андыйларга гөмбәләр, җиләкләр, түмәрләр, агач һәм куак кайрылары, чыбык-чабык, мүк, камыш һ.б. керә.

Гражданнар ел дәвамында, урман утыртмаларын кисмичә генә, урманда ирекле рәвештә үз кулы белән тиешле коралдан, кул көче белән кулланыла торган җайланмалардан һәм механизмнардан файдаланып коры-сары җыя ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International