Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда 2020 елның 5 ае эшенә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга Татарстан Республикасында урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре барышы, 2019-2020 уку елында мәктәп урманчылыкларын үстерү планын үтәү нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү процессы һәм башкалар турында сөйләде.
Аерым алганда, министрга ел башыннан алып республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 6,5 мең мәртәбә патрульлек уздырылганлыгы һәм административ хокук бозулар турында 287 беркетмә төзелгәнлеге турында җиткерелде. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.
Докладларны тыңлап бетергәч Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
Моннан тыш, киңәшмәнең темасы COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында күрелә торган чараларга да багышланды. Министр искәрткәнчә, 12 нче майдан башлап Татарстанда җәмәгать транспортында, таксида, ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү объектларында битлек һәм перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри. Шулай ук башка кешеләр белән элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә тәкъдим ителә, дип тә өстәде ул.