Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә. Бүген аның герое – Исләйтар урман хуҗалыгы директоры вазыйфасында 24 ел эшләгән Фидаил Мансур улы Гыйльманов.
Фидаил Гыйльманов 1954 елның 25 нче мартында Мамадыш районының Көмеш Күл авылында туа. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хезмәт юлын 1973 елда Тәтеш урман хуҗалыгының Килдеш урманчылыгында техник-урманчы вазыйфасында башлый. Шул ук елны аны Совет Армиясе сафларына алалар. Хезмәте тәмамланганнан соң Фидаил Гыйльманов Идел буе механик урман хуҗалыгында төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры, техник-урманчы, урманчы ярдәмчесе, Идел буе урман хуҗалыгының Свияжск урманчылыгы урманчысы, «Память Тимирязева» совхозының партбюро секретаре һәм Идел буе урман хуҗалыгының баш урманчысы булып эшли.
1991 елда аны Исләйтар урман хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр. Фидаил Мансур улы бу вазыйфада 2014 елга кадәр эшли. Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларның нәтиҗәлелеге шактый арттырыла. Аерым алганда, ул питомник хуҗалыгы эшенә һәм даими урман орлыгы базасын оештыруга (плюс үсентеләрен һәм даими урман орлыкларын формалаштыруга) аерым игътибар бирә.
Югары профессиональлек, сайлаган һөнәренә тугры булуы һәм озак еллар фидакарь хезмәте өчен Фидаил Гыйльманов «Россия Федерациясе дәүләт урман хуҗалыгында хезмәт итүгә XX ел» билгесе белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.