Республика районнарында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 192 га мәйданда истәлекле агачлар утыртылган

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 192 га мәйданда истәлекле агачлар утыртылган, скверлар һәм аллеялар булдырылган. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары хезмәткәрләре катнашкан. Алар көче белән миләш, нарат, юкә, чыршы һәм карагай үсентеләре утыртылган.

«Башта без әлеге чаралар массакүләм рәвештә узар дип фаразлаган идек. Әмма барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл аркасында планнарга үзгәрешләр кертелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Агачлар утырту барышында COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык кирәкле чаралар күрелде: чараларда катнашучылар ике-өч кешедән торган төркемнәрдә, бер-берсеннән кирәкле аралыкны саклап, саклану чараларыннан киенеп, агач утыртты».

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020 елда ТАССРның 100 еллыгына 289 га мәйданда истәлекле агачлар утырту планлаштырыла. «Калган эшләр көзге чорда башкарылачак», – диде Тимур Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International