«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау буенча эшләр башкара. «Шушы көннәрдә Тәтеш урманчылыгының Урюм участогындагы 63 нче кварталда тоныкландыру һәм чистарту эшләре төгәлләнде. Эшләр 8 гектар мәйданда башкарылды, 12 кеше җәлеп ителде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов. – Быел барлыгы 80 гектар мәйданда яшь үсентеләргә тәрбияви кисүләр планлаштырыла».
Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, агымдагы елның 29 нчы маена булган мәгълүматларга караганда, яшь үсентеләрне карау эшләре 202 га мәйданда башкарылган.
Яшь үсентеләрне карау (тоныкландыру һәм чистарту) кисүләре – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үләннәрнең токым составын һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшырту максатларында үткәрелә торган урман хуҗалыгы чаралары.