Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 512 мең үсенте утыртылган

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе төгәлләнде. Чара кысаларында республикада 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, фронттан өйләренә кайтмаган туганнары һәм якыннарына багышлап 512 мең агач утыртылган. Шуларның 399 меңе – урман фонды территориясендә һәм 113 меңе муниципаль районнар территориясендә утыртылган. Урман фонды җирләренә караган Буа (1 участокта 45 мең данә үсенте утыртылган), Лаеш (1 участокта 26 мең данә үсенте утыртылган) һәм Арча (1 участокта 24,1 мең данә үсенте утыртылган) урманчылыкларында акция аеруча киң колач белән узган.

Катлаулы санитар-эпидемиологик хәл аркасында COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча барлык кирәкле чаралар күрелгән. Акциядә катнашучылар ике-өч кешедән торган төркемнәрдә, бер-берләреннән кирәкле аралыкны саклап, битлек һәм перчаткаларда агачлар утырткан.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

2020 елның 29 нчы маена Россиядә һәм чит илләрдә 20,9 млн. үсенте утыртылган. Агач утырту эшләре Кырым, Әстерхан, Белгород, Волгоград, Ростов өлкәләрендә, Ставрополь краенда, Дагыстан, Ингушетия, Карачай-Чәркәсия, Таҗикстанда, Греция, Кипр, Непалада һ.б. шәһәрләрдә гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International