ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча «2020 елда иң яхшы Татарстан Республикасы урманчылыгы» республика смотр-конкурсын уздыра.
Смотр-конкурс кысаларында агымдагы елда Министрлыкка буйсына торган учреждениеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләре бәяләнәчәк. Федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юлларына тоташып торган урман фонды территориясен төзекләндерүгә, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын карап тотуга (беседкалар төзелешенә, кече архитектура формаларына һ.б.), массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистартуга, күрсәтмә агитация торышын (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманга карата сакчыл караш турындагы аншлагларны, баннерларны, плакатларны) яхшыртуга, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактика эшенә (урман һәм ут белән сак кыланырга кирәклеге турында лекцияләр, әңгәмәләр уздыруга, видеофильмнар ясауга, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясауга) һ.б. махсус игътибар биреләчәк.
Смотр-конкурста республика урманчылыклары катнаша. Быелның 5 нче августына кадәр уздырылган эшләр турындагы материалларны Министрлыкның конкурс комиссиясенә тапшыру зарур.
Смотр-конкурста җиңүчеләр быелның август ае уртасында билгеләнер дип көтелә.