Бүген, 5 нче июньдә, барлык илләрдә – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне (World Environment Day), ә Россия Федерациясендә Эколог көне дә билгеләп үтелә.
Бөтендөнья әйләнә-тирәлек көне 1972 елның 5 нче июнендә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан оештырылган, нәкъ менә шул көнне Стокгольмда (Швеция) әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча БМО конференциясе ачылган.
Конференция әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану буенча үз эшчәнлегендә барлык дәүләтләрнең дә таяна торган 26 принциптан торган Декларацияне кабул итә. Декларациядә беренче тапкыр әйләнә-тирә мохитне саклау һәм савыктыру кешелекнең беренчел бурычы дип игълан ителә.
1972 елның 15 нче декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән әйләнә-тирә мохит буенча (United Nations Environment Programme, ЮНЕП) БМО программасы раслана.
2020 елда Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне темасы – коры җирдә һәм су астында тереклеккә ярдәм итүче һәм кеше саулыгының барлык аспектларына йогынты ясаучы биотөрлелекне саклауга багышланган. Гадәттә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә территорияләрне җыештыру буенча чаралар, табигатьне саклау темасына форумнар, конференцияләр һ.б. уза. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле начар эпидемиологик хәл аркасында, барлык массакүләм чаралар һәм очрашулар булмый калды.