Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә узды.
Үзенең чыгышында Рәис Гомәров киңәшмәдә катнашучыларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2020 елның 1 кварталы һәм апрель ае өчен дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Аерым алганда, ул Министрлык сайтын мәгълүмат белән тулыландыру, норматив хокукый актларны тәрҗемә итү, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һ.б. турында сөйләде.
Министр урынбасары шулай ук федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге юллар буйларында урман фонды территориясендә урнаштырылган ике дәүләт телендәге күрсәткечләрне, агитация такталарын һәм баннерларны рәсмиләштерү мәсьәләләренә дә җентекләп тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 320 күрсәткеч һәм баннер ике телдә дә рәсмиләштерелгән.